Скутерлар һәм мотоцикллар яшьләрдә аеручв популяр. Ләкин, кызганычка каршы, еш кына транспорт чараларын йөртүчеләрнең бу категориясе кагыйдәләрне бозалар. ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен профилактик чара үткәрделәр һәм билгеле бер яшькә җитү һәм йөртүче таныклыгы булу очрагында мототранспортта ничек итеп хәрәкәтләнергә тиеш икәннәре турында сөйләделәр.