Әлмәт Мәшгульлек үзәге 2018 нче елның 1 нче июнендә 8 сәгать 30 минутта мәктәп балалары һәм студентлар өчен вакансияләр Ярминкәсе үткәрә.
Ярминкәгә килүчеләргә:
- хезмәт белән тәэмин итү Үзәгендә булган вакансияләр банкы белән танышырга;
- эш бирүчеләр белән очрашып әңгәмә үтәргә, эшкә урнаштыру турында килешү төзергә;
- психолог-профконсультантта һөнәри юнәлешне билгеләү өчен тест үтәргә мөмкин булачак.
Сезне Герцена урамы, 86 А адресы буенча урнашкан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә көтеп калабыз.
Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-95.