27нче номерлы «Нәни куллар» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социальләштерүгә юнәлтелгән инновацион педагогик технология буенча традицион "Клуб сәгате" узды. Чара барышында балалар бер сәгать дәвамында, билгеле бер кагыйдәләрне үтәп, балалар бакчасы буйлап йөриләр һәм кыңгырау шалтыравы буенча группага кире кайталар.
Әлеге технология балаларда мөстәкыйльлекне һәм җаваплылыкны тәрбияли, гамәлләрен планлаштыру һәм аларның нәтиҗәсенә бәя бирү, киңлектә юл таба алу сәләтен үстерә, коммуникатив һәм коллективта эшләү сәләтләрен үстерә.