Әлмәт районы башлыгы кубогына теннис ярышларына старт бирелде

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Әлмәт районы башлыгы кубогына теннис ярышлары ачылды. Әлмәткә теннисчылар еш җыела. Бу юлы алар нефтьчеләр башкаласына район башлыгы кубогына оештырылган Бөтенроссия балалар теннисы турнирына килде. Район башлыгы кубогына турнир шәһәрдә алтынчы  тапкыр уздырыла. Бу юлы Россиянең 16 шәһәреннән 15 яшькә кадәрге 50 дән артык  кеше катнашырга теләк белдергән. Мәскәү, Казан, Уфа, Тольятти, Самара, Мытище, Бирск, Екатеринбург, Пенза, Волгоград, Ижевск, Заречный һәм Татарстан шәһәрләреннән җыелган кызлар, малайларга һәм Әлмәтнең 26 спортчысына уңышлар юлларга байтак кунак килгән.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин, теннис федерациясе президенты, «Ямашнефть» идарәсе начальнигы Виктор Смыков, «Татнефть» компаниясе профсоюз оешмасы рәисенең беренче урынбасары Андрей Зимин изге теләкләрен җиткерделәр. Күркәм традиция буенча азактан турнирны оештыручылар һәм кунаклар балаларга  бүләкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International