ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

20 июнь көнне 13.00сәг. Әлмәт онкология диспансерында «Рак яичника. Скрининг. Наследственность. Реабилитация» темасына пациент мәктәбе узды. Чара ТР Онкология диспансеры, Әлмәт онкодиспансеры һәм «Рак победим» җәмгыяте белән берлектә уздырыла.

31 май көнне Зәйнең наратлык урманында республика спорт радиопеленгациясе ярышлары узды.  5 километрлы  дистанциядә Әлмәтне балалар-яшүсмерләр  радиоклубы тәкъдир итте. Алтын медаль һәм  грамота белән  Илья Петров бүләкләнде. Ул 80 метрлы радиодиапазонда җиңү яулаган.

 

1-2 июньдә «Татнефть» ГАҖ спорткомплексында "Балаларны яклау көненә" багышланган спорт акробатикасы һәм акробатик юл буенча Муниципаль берәмлек беренчелеге узды. Бу ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Лениногорсктан 127 спорт акробатикасы спортчысы һәм 63 акробатик юл спортчысы катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 елның 9 февралендә кабул ителгән 67нче номерлы карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә. Ул әни кеше беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайтса, 50000 сум, ә 29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайткан очракта, 100000 сум булачак.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Иртәгә, 6 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, төнлә урыны белән көчле яңгыр явачак. Урыны белән яшен. Минималь температура төнлә +10..+15º, максималь температура көндез +16..+19º.

Сангина буенча мастер-класс ел саен уздырыла торган бишенче «Бяки Буки» фестивале әдәби-мәгариф-танып белү атналыгының беренче көнен ачып җибәрде. Г.Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясында Санкт-Петербургтан рәссам рәсем ясауның яңа техникасы белән таныштырды. Украина, Алтай крае, Башкортостан Республикасыннан килгән нефть башкаласының сәнгать мәктәпләрендә укучылар һәм иң яхшы иллюстрацияне билгеләүгә юнәлтелгән бәйгенең финалистлары остаздан хайваннарны һәм крафт-кәгазьдә акбур кисәкләре белән пейзажны сүрәтләргә өйрәнделәр. 

Бөтен җирдә хәрби хезмәтне контракт нигезендә узуга күчү шартларында 3730 номерлы хәрби часте сержантлар һәм рядовойлар составын туплау турында белдерә. шуның белән бәйле рәвештә хәрби частенең җитәкчелеге Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итү өчен эшкә урнаштыру максатыннан Россия Федерациясе Кораллы Көчләрдә чакыру буенча хезмәт иткән яшь егетләргә мөрәҗәгать итә.

РФ Президенты Указы нигезендә 2018 ел Волонтерлар елы дип игълан ителде.  Әлеге уңайдан «Добровольцы России» системасы оештырылды.

«Готов к труду и обороне» (ГТО) бөтенроссия  спорт комплексын популярлаштыру максатында 2018 елның  23 апреленнән  7 ноябрьгә кадәр  «Талисманы Фестивалей Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» бәйгесе уздыра.

Шәһәр халкын һәм кунакларны 5 июнь көнне үзәк китапханәдә  «БЯКИ БУКИ» фестивале кысаларында уздырылган иҗат чарасында катнашырга чакыралар.  14.00 мастер-класс Мария Гайн (г. Казань); 15.00 - Виктор Лунин (г.Москва) һәм шагыйрь Роберт Миннуллин ( Казан).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International