Әлмәт полициясе әлмәтлеләргә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт хезмәтләрен куллану мөмкинлеге турында искә төшерә. Бер тапкыр дәүләт хезмәтләре сайтында регистрация үткәч, аны кулланучылар порталның Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган барлык хезмәтләре белән файдалана алалар. Порталда һәр кеше, чиратта тормыйча, транспорт чарасын терки һәм йөртү таныклыгын алу мөмкинлеге белән файдалана ала.
Авыл хезмәте абруйлыга әйләнә. 5 июньдә Әлмәттә аграр тармагында берьюлы ике мөһим вакыйга - терлекчеләр һәм сабанчылар бәйгеләре - үтте. Бу юлы бәйгедә катнашучылар динамик рәвештә үсүче хуҗалыкта - "Чулпан" ҖЧҖдә җыелдылар. Хуҗалыкта 518 эре мөгезле терлек бар, шуларның 188е - савым сыерлар. Бер сыердан көндәлек савым 10 кг.нан артык тәшкил итә. Терлекне ашатыр өчен 3000 гектарлык җирдә терлек азыгы һәм бөртекле культуралар үстерелә.
7 июнь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җиңелчә яңгыр. Минимальтемпература төнлә +3..+8º, максималь температура көндез +12..+16º.
«Әлмәт җылылык челтәрләре» хәбәр иткәнчә, 4нче район котельныена реконструкция ясауны күздә тотып , 19.06.2018г. сәг. 08.00 алып 13.00 сәг. кадәр түбәндәге предприятиеләрдә һәм торак йортларда газ бирү туктатылып торылачак: «Радиоприбор», «Эссен», магазин ИП «Мансуров», магазин ИП Бустрякова Г.Л., магазин Шевченко 162а, Әлмәт ВОС, Зарипов ур. 5,7,13а,13б,14,17,21,35,39,41, Бигаш ур. 131,135,133, .Аминов ур. 2,2а,6,8, Гафиатуллин ур. 52,58,66,.Ленин ур. 187,189,195,201, Шевченко ур. 158,160,162,164,166,170,176,178,180,182 нче йортларда яшәүчеләр .
Иртәдән бирле Әлмәтнең дүрт мәктәбендә белгечләр һәм остазлар балаларның сәнгатьнең төрле төрләре белән таныштыру программасын башладылар. Балчыктан әвәләп ясау - үз кулларың белән эшләнмәләрне ясарга мөмкинлек бирүче кызыклы шөгыль. Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия һәм Кәләй авылы мәктәбендә укучы балалар балчыктан кыңгырауларны әвәләп ясарга өйрәнделәр. "Балаларның кайберәүләре кулларына беркайчан да балчыкны алганнары булмады һәм алар өчен җир кисәгеннән берәр кызыклы һәм мәгънәле нәрсәне ясау мөмкинлеге ачыш булды", - дип билгеләде өстәмә белем бирү укытучысы Елена Нагавкина.
Кияүдә булган хатын-кызлар арасында үткәрелә торган «Missis World Russia» милли бәйгесе Россия Федерациясе территориясендә «Missis World» халыкара бәйгенең финалында катнашырга хокук бирә ала.
Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФы идарәсе (районара) Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү белән бәйле Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид калган кешеләргә бердәм түләү тапшырылды. 122 ветеранга Пенсия фонды тарафынан Россия Президенты боерыгы нигезендә 10 000 сум тәшкил иткән бердәм түләү туры китерелде.
Халыкара балаларны яклау көнендә Никахлашу Сараеның тантана залында ана капиталына 15 меңлек сертификат тапшырылды. Вадыковлар гаиләсенә юбилей сертификатын Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФы идарәсе (районара) җитәкчесе Фая Якупова бирде. Алина һәм Маратның ике кызы бар - Сумайя һәм Аиша. Бәхетле ата-ана ана капиталын торак шартларын яхшыртуга яисә балаларны укытуга җибәрергә планлаштыра.
1 - 2 июньдә Ямашида Ачык республика турниры узды. Турнир «Виталий» спорт клубының 10 еллыгы кысаларында оештырылды. Бу ярышта республикадан 50 спортчы катнашты.
2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы – 10 мең сум. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар.