Әлмәт спортчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

1-2 июньдә «Татнефть» ГАҖ спорткомплексында "Балаларны яклау көненә" багышланган спорт акробатикасы һәм акробатик юл буенча Муниципаль берәмлек беренчелеге узды. Бу ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Лениногорсктан 127 спорт акробатикасы спортчысы һәм 63 акробатик юл спортчысы катнашты.

Каты көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар спорт акробатикасы буенча 10 беренче, 10 икенче, 7 өченче урынны һәм акробатик юлы буенча 2 беренче, 1 икенче урынны яулап, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International