ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда халыкның  99% 10 каналлы цифрлы телевидение мультиплекс  РТРС-1, а 81,5% - 20 каналов РТРС-2. каналын карый ала. Татарстанда 87 ретранслятор төзелгән һәм эшләтеп җибәрелгән.

30 майдан алып 1 июньгә кадәр Баулыда И.С.Чернов истәлегенә һәм "Халыкара балаларны яклау көненә" багышланган 18нче традицион Бөтенроссия турниры узды. Барысы турнирда Октябрьск, Бөгелмә, Урыссу, Туймазы, Чирмешән, Сарман, Азнакай, Җәлил, Карабаш, Яңа Чишмә кебек торак пунктлардан 96 спортчы катнашты. 

Бүген, 5 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, көндез һәм кичтән урыны белән көчле яңгыр явачак. Урыны белән яшенле яңгыр һәм кичтән кайбер районнарда давыл һәм боз мөмкин. 


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

2016 елдан бирле Татарстанда "Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында" закон көчкә керде. Төп юнәлешләрнең берсе итеп сөт тармагындагы мини-фермаларны төзүгә тотылган чыгымнарның өлешен кайтару максатыннан субсидияләрне бүлеп бирүне атарга була. 

Кадрлар резервын оештыру кысаларында 31 майда Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш врачы Лидия Исмәгыйлева Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы "Уфа дәүләт медицина университеты" Федераль дәүләт бюджет югары белем алу учреждениесының «Офтальмология» кафедрасында беренче һәм икенче курста укучы клиник ординаторлар белән очрашты. 

1-2 октябрьдә Казанда «IoT World Russia Summit» Бөтендөнья Санлы Саммит узачак. Саммитның гамәли ягы - бүгенге көндә үк яңа технологияләр ярдәмендә җәмәгатьнең тормышын яхшырту мөмкинлеге. Катнашучылар тәҗрибәне уртаклашалар һәм тормышның һәм бизнесның барлык өлкәләренә кертә алырлык әйдәп баручы смарт-чишелешләрне куллануда яңа мөмкинлекләрне ачалар. 

Эшлекле дүшәмбедә бүген шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе  Ленар Валеев чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул санитар-экологик икеайлыкка нәтиҗә ясады.

Юллар куркынычсызлыгы иң мөһим  социаль-экономик сорауларның берсе санала.  Актуаль сорау бүген  район активы белән киңәшмәдә каралды. «Дорсигнал» МУП директоры Ильдар Набиуллин  предприятие эшчәнлеге турында сөйләде.

Көндез һәм кичен 5 июнь көнне Татарстанда көчле җил көтелә  15-20 м/с,  12.00 сәг. алып  23.00 сәг. кадәр 20-25 м/с, яшен, яңгыр һәм боз көтелә.

31 май көнне 15 нче «Теремок» балалар бакчасында «Все на велосипед!» дигән исем астында чара узды. Анда балалар, аларның әти-әниләре, педагоглар, ТУ ГБУ «БДД» бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина,  ЮХИДИ инспекторы  Ильгиза Курамшина катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International