Халыкара балаларны яклау көнендә Никахлашу Сараеның тантана залында ана капиталына 15 меңлек сертификат тапшырылды.
Вадыковлар гаиләсенә юбилей сертификатын Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФы идарәсе (районара) җитәкчесе Фая Якупова бирде. Алина һәм Маратның ике кызы бар - Сумайя һәм Аиша. Бәхетле ата-ана ана капиталын торак шартларын яхшыртуга яисә балаларны укытуга җибәрергә планлаштыра.