ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Инвестицияләр үсеше Агнетлыгы сайтында  «Интерактивная схема размещения объектов транспорта и распределения газа ООО "Газпром трансгаз Казань“ по Республике Татарстан» https://gp.gismart.ru порталы эшли. Әлеге  интернет-ресурс ярдәмендә заявка калдырырга була.

Әлмәттә балаларны яклау көне кысаларында "Шикәр диабеты2 диагнозы куелган балалар өчен хәйрия чарасы оештырылды. Аны балалар поликлиникасында  «Нур», ООО «Нурмед»  НурГео оешмалары һәм сәламәтлек саклау идарәсе оештырды.

Бүген Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез бозлы яңгыр явуы ихтимал. Минимальтемпература  +17..+20º, максималь көндез  +29..+33º.


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

«Инвалидлар һәм барлык теләүчеләр өчен вакансияләр Ярминкәсе» 2018 елның 29 июненән 04 июльгә күчрелә.

29 июньдә 08.00 - 16.00 сәгать аралыгында Әлмәттә  чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында уза. Алдан язылу өчен телефон: 45-49-35.

Әлмәт ислам мәдрәсәсе студентларны кабул итә, телефонк: +7-927-243-74-77 (Фируза). Читтән килүчеләр документларын түбәндәге  электрон адреска юллый алалар : firuzaminnemullina@yandex.ru.  http://almet-medrese.magarifrt.ru. 

Бүген, 26 июнь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә, 33 градуска кадәр кызу булачак.


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Җәйге чорда авыл хезмәтчәннәре өчен аеруча кызу вакыт. Аграрийлар малларга яшел азык әзерләү белән мәшгуль. Малларны кышлату өчен район буенча  8700 тонна печән,   39000 тонна сенаж, 43500 тонна силос әзерләп калдыру зарур.  

Эшлекле дүшәмбедә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов чыгышы тыңланды. Ул шәһәрдә һәм районда барган төзелеш белән таныштырды. Ул билгеләп узганча, «Социальная ипотека» программасы кысаларында гыйнвар аенда  «АЛСУ» микрорайонында 2 йорт тапшырылуын билгеләп узды. Заказчигы - «Әлмәтневнефть», подрядчигы ООО "Арслан".

 

Торак-коммуналь хуҗалык департаментына  ел башыннан 205 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу турыда район активы белән булган киңәшмәдә департамент директоры Җәүдәт Сөләйманов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International