ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

27 июнь көнне 17:00 сәг. 18:00 сәг. кадәр ЮХИДИ бүлеге  «ТОННЕЛЬ» чарасы уздырды, ул куркынычсызлык чараларын күздә тотып башкарылды.

Татарстан урманнарында 29 июньнән 4 июльгә кадәр дүртенче класслы янгын куркынычсызлыгы игълан ителде. Бу хакта ТР синоптиклары хәбәр итте.

29 июньдә 08.00 - 16.00 сәгать аралыгында Әлмәттә  чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында уза. Алдан язылу өчен телефон: 45-49-35.

Бүген 28 июнь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, көндез кыска вакытлы яңгыр, яшен. Минималь температура төнлә +15..+18º, максималь  температура көндез +26..+29º.

26 июнь көнне 5 нче китапханә  базасында  һәм  Радуга» яшүсмерләр клубында агитацион – профилактик чара узачак. Чара ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә уза. 

Татарстан таможнясының Әлмәттәге таможня постында журналистлар белән видеоконференция булып узды. Таможня посты җитәкчесе Роберт Исмагилов таможня эшчәнлеге белән таныштырды. Тулырак мәгълүматны:  Казан, Короленко ур. 56 адресы буенча  :Tat - od o@ptu.customs.ru  сайтында алырга була. Автоинформатор  (843) 291 92 00. Ышаныч телефоны (843) 291 92 93.

 


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Киләчәккә бер адым…Ул ышаныч һәм мөмкинлекләр белән тулы. Әлеге адымны быел  районның 950 чыгарылыш укучысы ясады.  25 июнь көнне район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм "Татнефть" АҖ генераль директоры  Наиль Маганов тырышлыгы белән 11 нче сыйныфны "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә тәмамлаган укучылар өчен чыгарылыш кичәсе оештырылды.

ЮХИДИ бүлеге  «АвтоЛеди-2018» бәйгесе уздыра. Катнашырга теләүчеләр өчен белешмә тлефоннары:  89196287878, 43-96-18

Бәйге максаты: Россияда Иреклеләрне мәдәниятен үстерү һәм формалаштыру. Бәйгедә волентер, лидер, иреклеләр, коммерция булмаган оешма һәм берләшмә вәкилләре һәм җитәкчеләре, дәүләт оешма, коммерция компания хезмәткәрләре катнаша ала. Заявкалар добровольцыроссии.рф. буенча кабул ителә.

"Шәһәрнең мәдәни мохиты" 30ы көнне барлык мәйданнарда да узачак. Әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына күңелле бәйрәм чаралары әзерләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International