Эшлекле дүшәмбедә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов чыгышы тыңланды. Ул шәһәрдә һәм районда барган төзелеш белән таныштырды. Ул билгеләп узганча, «Социальная ипотека» программасы кысаларында гыйнвар аенда «АЛСУ» микрорайонында 2 йорт тапшырылуын билгеләп узды. Заказчигы - «Әлмәтневнефть», подрядчигы ООО "Арслан". Район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәттә ике балалар бакчасы һәм ике мәктәп төзеләчәген бәян итте. Гафиатуллин урамында төзеләчәк күпфатирлы йортның бүгенге көндә проекты расланган.