ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Мисхәт Шагитов кунаклар кабул итте. Район башлыгы Айрат Хәйруллин аңа озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте һәм яшь буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән республиканың “Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Мисхәт Фәсих улы 1926 елда 10 июньдә туган. Фронтка ул 1943 елда алына. Ул Ерак Көнчыгыш фронтта була, Япония белән сугышта катнаша. Өенә 1951 елда гына әйләнеп кайта. Шушы ук елны “Альметьевбурнефть”кә электромонтер булып эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Тырыш хезмәте Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән билгеләп үтелә. Бүген кунаклар арасында бораулау эшләре идарәсеннән дә вәкилләр бар иде. Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та ветеранга бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен юллады.

2018нче елның 22 июнь көнне Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәрдән читтә урнашкан «Жемчужина» сәламәтләндерү лагерендә урнашкан Республиканың «Йолдызлы десант» палаткалы лагерендә булдылар. Татарстанның сигез районыннан авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче уеннар оештырылды. 

27 июнь  көнне ЮХИДИ бүлеге  «Тоннель» операциясе уздыра. Әлеге чара җәяүлеләр арасында тәртип бозулар булмавын күз аллап тормышка ашырыла. 

29 нчы июнь көнне  8 сәгать 30 минутта Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  «Инвалидлар һәм  барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе» үткәрәчәк.

 «Шәһәрнең мәдәни мохиты" 23 июнь көнне халыкка  һәм шәһәр кунакларына якты истәлекләр һәм елмаюлар бүләк итте. 

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә, 25 июнь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз. Минималь температура төнлә  +14..+17º, максималь температура көндез  +29..+33º.


24
июнь, 2018 ел
якшәмбе

23 июнь көнне Әлмәт муниципаль районы ТР Президенты кушуы буенча Ханты-Мансийск автономияле округында–Юграда булдылар.  Әлмәтнең кардәш шәһәре Сургутта татар милли бәйрәме Сабантуй узды. 


23
июнь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 7 млн. 889 мең  сумга 197 карар чыгарылган. 


22
июнь, 2018 ел
җомга

25е чыгарылыш көнендә сыра һәм спиртлы эчемлекләрне сату тыела.Бу балаларның әти-әниләре белән килешенү нәтиҗәсендә гамәлгә куелды.

1 июльдән Әлмәттә Шишкин урамы буенча бер яклы хәрәкәт оештырылачак (Совет урамыннан алып Барудига кадәр). Транспорт чаралары юнәлеше Совет урамыннан алып Барудига кадәр урнаштырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International