Район активы белән киңәшмә бүген бүләкләүдән һәм яңа кадр билгеләүләрдән башланып китте. Совет һәм башкарма комитетның Мактау грамотасы белән авыл хуҗалыгы идарәсенгең элеккеге җитәкчесе Наиль Усманов бүләкләнде. Аның урынына элек Азнакай авыл хуҗалдыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Шарафиев Фанис Мизхатович билгеләнде. Алга таба контроль-хисап палатасы җитәкчесе Гөлнара Насибуллина чыгышы тыңланды.