Эшлекле дүшәмбе барышында Әлмәт казначылык бүлеге җитәкчесе Миннур Минекаева чыгышы тыңланды. Бүлек бюджет акчаларын тиешле тотуны күз уңында тота, тикшерүләр уздыра. Миннур Мугтасимовна ике объектка тикшерү уздырылуын бәян итте, алар арасында "Шарлавыклы буалар" да бар. Район хастаханәсенә бирелгән ясалма сулыш алдыру аппараты урнаштырылган машина да каралган.