ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил 6-11 м/с, урыны белән  14 м/с. Минималь температура  +6..+10º, максимальная температура +19..+22º.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт иҗат коллективлары авыл хезмәтчннәренә уңыш җыюда үз өлешләрен кертә. Механизаторлар алдында агитбригадаларның чыгыш ясап, җыр-биюләр бүләк итүе, шул рәвешле авыл хезмәтчәннәрен фидакарь эшкә дәртләндерүе Әлмәт җирлегендә матур гадәткә әверелде. 

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 10 август көнне планлы рәвештә светофор сүндерелү каралган:

13.00 дән 15.00 гә чаклы – Шевченко һәм Төзүчеләр  урамнары киселешендә.

13.00 дән 17.00 гә чаклы – Гафиатуллин һәм Әминов урамнары киселешендә.

Ярышлар 11 август көнне 12.00 сәг ипподромда узачак. Катнашучыларның теркәлү вакыты -  6.00  алып 10.00 сәг. кадәр. 

26 август көнне Әлмәттә  атаклы Россия спортчылары катнашында «Tour de Tatarstan 2018» узачак.

Һәрбер әлмәтле үзенең фикерләрен Стратегия-2030 документын туплауда катнаша ала. Иң яхшы тәкъдимнәр шәһәр үсешендә мөһим урын табачак.

“Заря” яшүсмерләр клубына йөрүче яшьләр һәм педагоглар Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге,"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ГБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге һәм ата-аналар белән берлектә «Шагающий автобус» акциясен уздырдылар. Акция уздыруның максаты – балаларда куркынычсыз маршрут сайлау, тукталышта, транспортта һәм җәяүле кичүен узганда үз-үзеңне дөрес тоту  күнекмәләрен булдыру.

 

11 август көнне әлмәтлеләрне  «Татнефть»,хәйрия фонды оештырган чараларда, урам биюләрендә һәм "Фристайл" мастер-классларында катнашырга чакыралар. 

8 август көнне Әлмәткә бер көнлек эш  визиты белән Төркиядән делегация килде. Аның составында төрле өлкәләрдә эшләүче дәүләт хезмәткәрләре бар иде. Аларның килүе сентябрь аенда Әлмәт район башлыгы Айрат Хәйруллин чакыруы буенча көтелгән  төрек Коджаэли метрополиясенең киңәйтелгән делегациясе белән очрашу алдыннан танышу визиты булды.

 


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

9 август көнне Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы була. Иртән һәм төнлә яңгыр явачак. Урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м.

Төнлә иң түбән һава температурасы +9..+13º булса, көндез иң югары һава температурасы +15..+18º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International