ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

11 август көнне шәһәр пляжында  11:30  профессионал спортсменнар, «Буги-вуги Ярославль» тцркеме чыгыш ясаячак.

МЕТРОШКА» ишегалды футболы фестивале Әлмәттә 11 август көнне 11.30 шәһәр стадионында узачак.

11 август көнне сәг. 12.00 шәһәр ипподромында «Җәйге стартлар" ат узышлары үтәчәк. Ярышларга теркәлү  6.00 алып 10.00 сәг. кадәр үткәрелә.

Иртәгә, 11 августта, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

9 август көнне Әлмәт ЛПУ ларында  КГМА ның реабилитология һәм  спорт медицинасы кафедрасы җитәкчесе  Резеда Бодрова булып китте. Ул Әлмәт үзәк хастаханәсендә булды, соңыннан 3 нче шәһәр поликлиникасына, «Татнефть»  һәм Әлмәт медсанчастенә килде, очрашулар уздырды.

Әлеге чара 12 август көнне шәһәр пляжында сәгать 9.00 дән 16.00 гә кадәр узачак. Проектның максаты –  Татарстан республикасы халкында сәламәт яшәү рәвешенә  карата кызыксыну уяту. Бу проект кысаларында  фитнес инструктор белән бергә күнегүләр ясау, «Как есть всё, что хочешь и быть здоровым» дигән темага мастер-класс, балалар өчен интерактив зоналар оештыру һәм пляж волейболы буенча турнир уздыру да каралган.

9 август кцнне ЛДС «Лада-Арена» бозында  «Нефтяник»  - «Лада» (Тольятти) белән үзара көч сынашты һәм көндәшен җиңде.

12 август көнне 17.00 сәг. шәһәр пляжында төрле кызыклы спорт чаралары, бию батллары уздырылачак. Сәламәт булырга һәм күңеле күтәрергә теләгең булса, бирегәз рәхим ит! 

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 10 август көнне планлы рәвештә светофор сүндерелү каралган:

13.00 дән 15.00 гә чаклы – Шевченко һәм Төзүчеләр  урамнары киселешендә.

13.00 дән 17.00 гә чаклы – Гафиатуллин һәм Әминов урамнары киселешендә.

 

Янгын күзәтчелеге әлмәтлеләрне куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Бина һәм объектларны саклауны оештырырга, файдаланылмый торган электр җиһазларының төзеклеген тикшерергә, кирәк булмаса өзеп куярга кирәк. Шәһәрдә һәм авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы буенча су чыганакларының, янгын сүндерү техникасының әзерлеген, телефон элемтәсенең төзеклеген тикшерү сорала. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International