“Заря” яшүсмерләр клубына йөрүче яшьләр һәм педагоглар Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге,"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ГБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге һәм ата-аналар белән берлектә «Шагающий автобус» акциясен уздырдылар. Акция уздыруның максаты – балаларда куркынычсыз маршрут сайлау, тукталышта, транспортта һәм җәяүле кичүен узганда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен булдыру.
Яшүсмерләр олылар белән бергә куркынычсыз маршрут сайлап, яшүсмерләр клубыннан якында урнашкан мәктәпкә кадәр бардылар, очраган юл билгеләре буенча фикер алыштылар. Ата-аналар игътибары балалар киемендә яктырткыч кайтаручы элементлар куллану кирәклегенә юнәлтелде.
Соңыннан яшүсмерләр клубында “Велокультура” һәм “Свои 5 копеек” видеороликлары тәкъдим ителде.