Әлмәткә төрек делегациясе килде

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

8 август көнне Әлмәткә бер көнлек эш  визиты белән Төркиядән делегация килде. Аның составында төрле өлкәләрдә эшләүче дәүләт хезмәткәрләре бар иде. Аларның килүе сентябрь аенда Әлмәт район башлыгы Айрат Хәйруллин чакыруы буенча көтелгән  төрек Коджаэли метрополиясенең киңәйтелгән делегациясе белән очрашу алдыннан танышу визиты булды.

26 апрель көнне  Айрат Хәйруллин һәм Коджаэли  метрополия мэры Ибраһим Караосманоглу арасында экономика, сәнәгать һәм социаль сфера өлкәләрендә хезмәттәшлек турында ике яклы килешү төзелә.

Чит ил кунаклары өчен шәһәребез буенча махсус экскурсия әзерләнгән иде. Район башлыгы белән очрашуда сентябрь аенда булачак визит турында әңгәмә алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International