Янгын күзәтчелеге әлмәтлеләрне куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Бина һәм объектларны саклауны оештырырга, файдаланылмый торган электр җиһазларының төзеклеген тикшерергә, кирәк булмаса өзеп куярга кирәк. Шәһәрдә һәм авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы буенча су чыганакларының, янгын сүндерү техникасының әзерлеген, телефон элемтәсенең төзеклеген тикшерү сорала.