Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
26 августта TIMERMAN велогонкасы узуы сәбәпле 8.00 дән 15.00 гә кадәр Р-239 249 -256 км.дагы юлларда транспорт туктатылып торачак. Схема картада күрсәтелгән.
22 августа аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явымсыз, көндез яңгыр, аерым районнарда көчле, боз явуы ихтимал.
Социаль хезмәтләр җыелмасы формасындагы дәүләт ярдәменә ай саен акчалата түләү алучы һәркем хокуклы. Быелның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе - аена 1мең 75 сум 19 тиен. Социаль хезмәтләр җыелмасына ия кешеләргә бушлай дару, санаторийда дәва алу өчен юллама бирелә, алар транспортта бушка йөри алалар. Социаль хезмәтләр җыелмасы алу-алмау турындагы фикерне үзгәртеп тә була, моның өчен 2019 елның 1 октябренә кадәр гариза язарга кирәк.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин Корбан бәйрәме уңаеннан уздырылган чараларда катнашты, мөселманннарга изге теләкләрен җиткерде, үзе дә Корбан чалды. Барлык чаралар да Әлмәт шәһәренең ветеринария хезмәте күзәтүе астында махсус мәйданчыкларда үтә. Бу территориядә корбан чалу нокталары, канализация чокырлары, калдыклар өчен махсус контейнерлар һәм хайван тиреләрен кабул итү урыннары булдырылган иде. Корбан чалу өчен Әлмәткә республиканың башка районнарыннан ветеринария хезмәте тарафыннан тикшерелгән 1500 баш сарык китерелде.
Хөрмәтле мөселман әлмәтлеләр! Сезне көтеп алган изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! Мөселман дөньясының иң хөрмәтләнгән, изге Корбан гаете үзендә исламның югары әзлак идеалларын, күп халыкларның иң яхшы тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрен үзендә чагылдыра. Изге эшлләр, корбан чалу, мохтаҗларга ярдәм итү әлеге бәйрәмгә тирән мәгънә өсти. Чикләнмәгән игелек һәм ихлас ярдәм – бәйрәмнигезендә шушы ике сыйфат ята. Бәйрәм белән сезне, бәхет һәм сәламәтлек телим!
21 августта бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.Бу көнне әлмәтлеләрне мәчеттә көтәләр. Сәг.7.00 намаз укылачак. Алга таба Корбан чалу чарасы һәм башкалар узачак.
Бүген капиталь ремонттан соң Кама-Исмәгыйль авылында “Карлыгач” балалар бакчасы ачылды. Балалар бакчасында ремонтны Шәфәгать Тәхаветдиновның ярдәме белән уздырырга мөмкин булган. Биредә барысы да өр-яңа: җиһазлар да, савыт-сабалар да, балалар уен мәйданчыгы һәм башкалар да. Авылда әле Шәфәгать Фахразович ярдәме белән клуб та ремонтлана икән. Район башлыгы Айрат Хәйруллин аңа игелекле гамәлләрен дәвам итүе өчен зур рәхмәтен җиткерде.
Агымдагы елның 20 нче августына Әлмәт муниципаль районыны буенчаЮл картасы кысаларында 295 инвалид эшкә урнаштырылган, буеллык планның 102.4% ын тәшкил иткән.
Бу турыда район активы белән булган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары Олег Шабалин сөйләде. 2017 елның май аеннан программа тормышка ашырыла. Ул 2019 елга кадәр кралган.