Район башлыгы Айрат Хәйруллин Корбан бәйрәме уңаеннан уздырылган чараларда катнашты, мөселманннарга изге теләкләрен җиткерде, үзе дә Корбан чалды. Барлык чаралар да Әлмәт шәһәренең ветеринария хезмәте күзәтүе астында махсус мәйданчыкларда үтә. Бу территориядә корбан чалу нокталары, канализация чокырлары, калдыклар өчен махсус контейнерлар һәм хайван тиреләрен кабул итү урыннары булдырылган иде. Корбан чалу өчен Әлмәткә республиканың башка районнарыннан ветеринария хезмәте тарафыннан тикшерелгән 1500 баш сарык китерелде.