ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Террорга каршы тору максатында, 35-ФЗ нигезендә 24 августтан  хастаханә шәһәрчегенә, ашыгыч ярдәм машиналарыннан кала,  машина белән керү тыела.

"Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт программасы кысаларында стрит-арт тикшеренү институты  (Санкт-Петербург) түләүсез уикендлар әзерләде. Августтан алып сентябрьгә кадәр калабызда иҗат кешеләре белән төрле очрашулар, бәйрәм чаралары оештырылачак.

17 август көнне «Юность» сәламәтлек лагерендә юл йөрү кагыйдәләре буенча чара узды. Бәйге максаты - юлларда булган һәлакәтләрне булдырмау һәм алдан кисәтү.

26 август көнне Әлмәттә  атаклы Россия спортчылары катнашында «Tour de Tatarstan 2018» узачак.

Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф  идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.

23 август көнне Әлмәттә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр көтелә. Җил көньяк көнбатыштан секундына 4,3 метр.  Атмосфера басымы 741 мм тер. баганасына тигез. Һава дымлылыгы 89 %. Иртән һава температурасы +12 градус булса, төнлә һава температурасы +13 градуска тигез.


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде.
 

25 август көнне Әлмәттә танылган Санкт-Петербург авторы Павел Игнатьевның «В этом удивительном лесу.../...Бу кап-кара урманда...» скульптурасы ачыла. Әлеге композиция бөек татар шагыйре Габдулла Тукай  әсәрләренә нигезләнеп ясала. Ул “Алтын алмалар турында әкият” паблик-арт программасы кысаларында “Татнефть” жәмгыятенең финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.Бәйрәм кунакларын күңелле тамаша һәм сюрпризлар көтеп кала. Программа шулай ук Әлмәт татар дәүләт драма театры һәм «Легкие крылья» урам театры артистлары чыгышларын һәм шоссе велоярышларын да үз эченә ала.

 

"ТКХ да сезнең хокукларыгыз-аларны якларга өйрәнегез" проекты кысаларында Роспотребнадзор идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары халкына видеоконференция форматында аңлатма бирә.

Әлмәт җирлегендә юл транспорты травматизмын профилактикалауга аеруча зур игътибар бирелә.  20 августта 38 нче «Дельфин» балалар бакчасында щлеге темага багышланган чираттагы чара узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International