Әлмәтлеләргә 27 август көнне эшләү мәсьәләләре буенча "кайнар линия " эшләве турында хәбәр итәләр. Телефон (843) 236-00-71.
25 август көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" кабаттан әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын көтә. 17.00 «Яшьлек» скверы - Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгеннән «Балачак буяулары» балалар концерт программасы. Твистинг һәм печеньены бизәкләү буенча масетр-класс.
Гофизическая урамында яңгыр канализациясе урнаштыру сәбәпле, 25- 26 август көннәрендә бу урамда транспорт хәрәкәте туктатылып торачак. Ул РТС боңрасыннан алып Попов урамына кадәр булган юл участогын үз эченә ала.
23 августка Әлмәт районы кырларының 27969 га 64696 тонна бөртеклеләр җыелган. Эш һәрбер хуҗалыкта кайный. Барлыгы 70% якын эш башкарылган.
Төнлә явым-төшемнәр күзәтелми. Иртән һәм көндез вакыты белән яңгыр явуы көтелә.Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә. Төнлә минималь һава температурасы +2..+7 градус булса, көндез исә максималь һава температурасы +15..+18 градус булачак.
Чара 22 август көнне "Ракета" клубында узды. Анда балаларга юл куркынычсызлыгы турында сөйләделәр.
20 август көнне 31 нче «Солнышко» балалар бакчасында «Светящий пешеход от беды убережет» чарасы узды. Анда нәниләр белән юл кагыйдәләрен дөрес үтәү турында сөйләштеләр. Чара бик файдалы үтте.
28 августта 10.00 сәг. алып 12.00 сәг. кадәр Алмаз Гаптраупович Хисамутдинов әлмәтлеләрне кабул итәчәк.
Чараны “Счастливые истории” балалар хәйрия фонды оештыра. Бәйге балалар һәм үсмерләрнең иҗатын үстерү, белемен арттыру максатыннан оештырыла. Анда ун яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрле үсмерләр катнаша ала. Моңарчы чара Татарстан күләмендә генә уздырылса, аның географиясен киңәйде. Хәзер инде бйгегә татар яки урыс телендә язган балалар-үсмерләр эшләрен җибәрә ала. Эшләр 10 сентябрьгә кадәр https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында кабул ителә. Балаларның иҗат җимешләрен мәртәбәле жюри караячак.
17 август көнне ТУ ГБУ "БДД" бүлеге җитәкчесе Рафигуллина Л.М. "Электрон" клубында юл куркынычсызлыгы буенча чара уздырды.