Әлмәттә танылган Санкт-Петербург авторы Павел Игнатьевның скульптурасы ачыла

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

25 август көнне Әлмәттә танылган Санкт-Петербург авторы Павел Игнатьевның «В этом удивительном лесу.../...Бу кап-кара урманда...» скульптурасы ачыла. Әлеге композиция бөек татар шагыйре Габдулла Тукай  әсәрләренә нигезләнеп ясала. Ул “Алтын алмалар турында әкият” паблик-арт программасы кысаларында “Татнефть” жәмгыятенең финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.Бәйрәм кунакларын күңелле тамаша һәм сюрпризлар көтеп кала. Программа шулай ук Әлмәт татар дәүләт драма театры һәм «Легкие крылья» урам театры артистлары чыгышларын һәм шоссе велоярышларын да үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International