ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 920 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 10 млн. 755 мең сумга 295 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новгород өлкәсе губернаторы Александр Никитин белән очрашты. Очрашу Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркында узды. Александр Никитин Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгый үзләштерә башлауга 75 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында  катнаша. 

 

Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантана зур Татарстан нефтен торгызу тарихына багышланган театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. Чара Әлмәт үзәгендә Ленин мәйданында уза. Тантаналы чаралар шулай ук Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына да багышлана.  

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында капиталь ремонттан соң «Әлмәт балалар табу үзәге булган балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАСУның хатын-кызлар консультациясен карады.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә. Төп максаты - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгый үзләштерә башлауга 75 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашу. 

 

Бүген Әлмәткә троллейбус «Мегаполис» Тролза 5265.03 яңа моделе шәһәр юлларына чыкты. Аны энергияне туплаучы җиһаз белән тәэмин иткәннрә һәм Әлмәттә ул опытлы эксплуатация өчен килде. Бүген троллейбуста "Сәламәтлек" паркыннан "Татнефть" компаниясенең баш офисына кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры һәм башка рәсми затлар барды. 

 

Һәр елны Әлмәттә ял итү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен сквер-парк ачу күркәм традициягә әйләнеп бара. 2015 елда “Шәмсенур” скверын бүләк иткән булсалар, 2016 елда менә дигән пляж зонасы, узган ел исә Шарлавыклы буаларда махсус мәйданчыклар ясалды. Быел әлмәтлеләргә “Сәламәтлек” паркы бүләк ителәр.

 

Нефть һәм газ – илебезнең иң зур байлыгы, бу безнең өйләрдәге яктылык һәм җылылык, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Нефтьчеләрнең һәм газчыларның тырыш хезмәте, аларның югары профессионализмы һәм җаваплылыгы илебез икътисадының нигезе булып тора. Нефть һәм газ сәнәгате һәрвакыт Россиянең энергетика иминлеге гаранты, гражданнарның уңай һәм лаеклы тормышы чыганагы булды.  Татарстан – илебезнең төп нефть чыгару үзәкләреннән берсе. Быел Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә без Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуны һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгын да бәйрәм итәбез.  Бу еллар эчендә Татарстан җир астыннан 3,3 миллиард тонна нефть чыгарылган. Татарстан нефте нәтиҗәсендә илебез Бөек Ватан сугышыннан соң икътисадны торгызу, космосны үзләштерү һәм фәнне үстерү өчен колоссаль ресурслар алды. Ветераннарга безнең нефть сәнәгате нигезләрен булдырган өчен зур рәхмәт. Бүген безнең күз алдыбызда Әлмәт шәһәре матурайганнан-матурая бара, без аның 65 еллыгын билгеләп үтәбез.


1
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген мәктәпләрдә укулар башланды, Белем көне уңаеннан барлык белем йортларында тантаналы линейкалар узды. Шәһәребезнең 20 нче мәктәбендә укучыларны һәм укытучылар коллективын район башлыгы Айрат Хәйруллин котлады. Биредә бүген медицина сыйныфы да ачылды.


31
август, 2018 ел
җомга

Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәге 5нче сентябрьдән «ПРС операторы», «ДН  һәм Г буенча оператор», «КРС буенча бораулаучы ядәмчесе», «ЭРБС буенча бораулаучы ярдәмчесе», «ягулык салу станциясе операторы», «НПО буенча слесарь-ремонтлаучы»; 10нчы сентябрьдән «пешекче», «котельный операторы»; 17нче сентябрьдән «стропальщик», «КИПиА слесаре», «кран автомобиле машинисты» курсларын оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International