ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2018 ел
җомга

2 сентябрь көнне Нефтьчеләр көне уңаеннан шәһәр стадионында  («Юбилейный»)спорт сараенда ат ярышлары  (конкур) һәм хатын-кыз эәләпәләре бәйгесе узды. 

Иртәгә, 1 сентябрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр. 

1 сентябрь көнне Әлмәттә TIMERMAN спорт чараларын уздыру сериясе сезонының соңгы стартларының берсе узачак. Нефтьчеләр каласында  АКБАРС БАНК Әлмәт музыкаль ярыммарафоны үтәчәк. Старт Ленин урамы, 98 нче йорт адресы буенча урнашкан “Нефтьче” Мәдәният сараеннан башлана. Әлмәт ярыммарафоны 7 октябрь көнне уздырылачак АК БАРС БАНК Казан милли ярыммарафоны алдыннан үзеңнең көчеңне сынап карау мөмкинлеге ул.

"Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт программасы кысаларында стрит-арт тикшеренү институты  (Санкт-Петербург) түләүсез уикендлар әзерләде. Августтан алып сентябрьгә кадәр калабызда иҗат кешеләре белән төрле очрашулар, бәйрәм чаралары оештырылачак.

 «Регионы – устойчивое развитие» бәйгесе сайлап алуда "Бердәм тәрәзә" моделен хәтерләтә. Заявкалар 1 сентябрьдән алып  30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак бәйге сайтында.

1 сентябрь көнне «Шәһәрнең мәдәни мохиты" кабаттан әлмәтлеләрне көтеп кала.  13.00  -  «Кванториум» - «Добрый дворик» та мастер-класслар һәм интераактив программа үткәреләчәк.Чаралар һәрдаим узучы мәйданнарда дәвам итәчәк.

29 август көнне "Татнефтегазпереработка" идарәсендә ир-атлар сәламәтлеге , скрининг программалар турында сүз алып бардылар.Очрашу файдалы үтте.


30
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Биредәге элеккеге хоккей тартмачыгын спорт сөючеләр хәтерлидер, ул бик таушалган иде. Ниһаять, быел аның урынына универсаль спорт мәйданчыгы булдырылды.Анда хоккей, футбол, гандбол, баскетбол, волейбол да уйнарга була. Микрорайонда яшәүче балалар өчен бу искиткеч бүләк.

 

Республика көнендә Совет урамы 153 нче йорт ишегалды тантаналы ачылды. Ишегалды Президент программасы кысаларында төзекләндерелгән иде.

Җәйге сәхнә каршындагы мәйданчыкта паркка килүчеләрне төрледән-төрле күргәзмәләр каршы алды. Биредә кул эшләре дә, көзге уңыш та, элеккеге елларны чагылдырган тарихи экспонатлар да, милли җәүһәрләр дә бар иде. Биредә үк пионер, комсомол булган чорларны, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең яшьлекләрен дә күрергә була иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International