ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары белән тәэмин итү бурычның үтәлешен контрольдә тоту һәм инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру буенча ышанычлы мәгълүмат бирү максатыннан чираттагы тапкыр (агымдагы кварталда) эш бирүчеләргә баруны тәмамлады.

 


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Шимбә  көнне "Казан" агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы бакчачыларының "Бакча" бәйрәме уздырылды. Бу чарадан әлмәтлеләр дә читтә кала алмады. Әлмәт районы делегациясен Айрат Хәйруллин җитәкләде. Фестивальдә Әлмәт районының "Деревня" кооперативы,"Овощная долина" ,"Ягодная долина" һәм башка хуҗалыклары катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Әлмәт бакчачылары продукциясенең сыйфатын югары бәяләде. Шулай ук бакчачылар белән фотога төшергә дә онытмады.

 

Әлмәтлеләр быел да “Татарстан кроссы– 2018” гә актив кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” ААҖ профком рәисе урыбасары Андрей Зимин, компаниянең спорт буенча кураторы Дамир Гәрәйшин һәркемгә уңышлар теләде.

 

Татарстан Республикасында, орлык кукурузыннан гайре, бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды диярлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   

 


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Зарядка шәһәр паркында 16 сы көнне 12.00 сәг. узачак. Беренче 100 кеше "Яшел Фитнес" атрибутикасына ия булачак.  

VI «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашу өчен  гаризалар кабул ителә. Сайлап алу этабы Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә урнашкан мәдәният сарайларында үтәчәк, ә  гала-концертны 16 ноябрьдә «Пирамида» сәхнәсендә уздыру планнаштырылган.

 

Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге сентябрь аенда «Стропальщик», «Химия анализы лаборанты», «Фрезеровщик», «Пешекче», «Хисапчы», «ЭВМ операторы» курсларын оештыра.

 

Хөрмәтле әлмәтлеләр, ЮХИДИ идарәсе юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда  «Ышаныч телефоны" 8 (843) 227-46-96 буенча шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.

Шимбә көнне калабызда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан.  Минималь температура төнлә +5..+8º, максималь температура +18..+21º.

 

25 сентябрь көнне Әлмәттә бөтенроссия  олимпиадасының чираттагы этабы узды. Ул мәгариф учреждениеләре тарафыннан махсус фән-методик комиссияләре биремнщре буенча үткәрелә һәм 20 предметтан уздырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International