ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

13-14 июль көннәрендә Әлмәттә мәйдан территориясендә Ачык бард җырлары фестивале узачак.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарга үз эшләрен ачу өчен бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтә. Финанс ярдәме алу өчен Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез граждан буларак теркәлергә, эшмәкәрлек эшчәнлеге төрен сайларга һәм бизнес-план әзерләргә кирәк.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  аларны  сайлап  алу  конкурсының   2  этабы  турында   игълан  итә.  

Узган җомгада Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны билгеләнгән квота хисабына эш белән тәэмин итү һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланган эш урыннары санын үтәү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәгә 22 эш бирүче чакырылган иде.

9 июльдә Әлмәттә Беренче IPYForum-2019 Халыкара нефть һәм газ яшьләр форумы старт алды.

Бу ял көннәрендә «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасының кураторлары әлмәтлеләрне һәм нефть башкаласы кунакларын «Минем шәһәр, минем урам» чираттагы чаралар сериясенә чакыралар.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, төзелеш һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары катнашты.

Ялларны "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты белән күңелле уздыр!

2019 елның 14 октябрендә республика тулысынча цифрлы телевидениегә күчәчәк, аналог телевидение сүндереләчәк. 

“Халык контроле” системасында “Социаль куркыныч хәлдәге гаилә” дип аталган яңа категория эшли башлаячак. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы категориянең модераторы булачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар кабинетында үткән брифингтаТатарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International