Тимур Нагуманов гражданнарны кабул итте

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, төзелеш һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары катнашты.

Техснаб поселогын төзекләндерү һәм анда яшәүчеләр өчен шартларны булдыру турында үтенеч белән Тимур Дмитриевичка Фәридә Имаметдинова мөрәҗәгать итте. 

Тимур Нагуманов игьтибар белән барлык үтенечләрне тыңлады, шәхси секторда яшәүчеләрнең мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. 

Шәһәрне төзекләндерү турында мәсьәлә белән Тимур Дмитриевичка Алберт Гыйзәтуллин мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International