9 июльдә Әлмәттә Беренче IPYForum-2019 Халыкара нефть һәм газ яшьләр форумы старт алды.
Форумда Россиядән һәм якын көнчыгыш илләре - Казакъстан, Белоруссия, Төркмәнстан, Үзбәкстаннан килгән 35 яшькә кадәр «Нефть һәм газ эше» һәм «Мәгълүмати технологияләр» юнәлешләре буенча белем алучы аспирантлар һәм студентлар һәм белем бирүче укытучылар, ТЭК компанияләрендә эшләүче яшь белгечләр катнаша.
Алда катнашучыларны тармаклы юнәлешләр: Agile-төркмнәрендә проект идарә итү, нефть һәм газ өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлардан мастер-класслар, блиц-хакатоннар, ми штурмлары, эшлекле уеннар, Россия ТЭК әйдәп баручы нефть һәм газ компанияләреннән реаль кейсларны проектлаштыру һәм хәл итү буенча уникаль интенсив белем бирү программасы көтә.