ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, кайбер шартларда ай саен түләнә торган түләү хокукына ия. 

7 августта «Әлмәт трубный завод»ның АҖ пенсия яшендәге 11 хезмәткәр «слесарь-ремонтчы» һөнәре буенча һөнәри белем турында таныклык алдылар.

29-нчы номерлы "Лукоморье" балалар бакчасында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм балаларның юлда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен торгызу максатыннан әңгәмә үткәрелде.

2019 елның 16 августында 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге “Инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе, шулай ук барлык теләүчеләр өчен” үткәрә.

 

 

2019 елның 29-31 августында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә конкурс финалы узачак, аның кысаларында агросәнәгать комплексын модернизацияләүгә юнәлдерелгән өр-яңа техник эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылачак.

8 июньдә Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керүче «Татэнергосбыт» АҖ хезмәткәрләре белән очрашты.

Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге гражданнарга һәм эш бирүчеләргә «Работа в России» Дәүләт порталының эше турында хәбәр итә https://trudvsem.ru.

Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУ Әлмәттән һәм Әлмәт районыннан читтә эшкә урнашырга теләүче гражданнарга финанс компенсациясе алырга тәкъдим итә. Яңа эш урыны буенча 3 ай дәвамында йөрү һәм яшәү чыгымнары компенсацияләнергә тиеш.

2019 елның 5-31 августында Татарстан Республикасы территориясендә «кесә телефоны» оператив – профилактик чарасы үткәрелә.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Әлмәттә булды. Эш визиты кысаларында ул Әлмәт муниципаль районының су объектларын савыктыруга, территорияләрен яшелләндерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International