7 августта «Әлмәт трубный завод»ның АҖ пенсия яшендәге 11 хезмәткәр «слесарь-ремонтчы» һөнәре буенча һөнәри белем турында таныклык алдылар.
Хезмәткәрләрне уку – укыту заводның үзендә узды - предприятиенең белем бирү эшчәнлеген алып бару лицензиясе бар. Хезмәткәрләргә белем бирү турындагы документларны завод җитәкчелеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле тапшырды.