Район активы белән киңәшмә бүген күңелле бүләкләү миссиясе белән башланды.
30 октябрьдә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Әлмәт шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 8 март, 21 А адресы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе тарафыннан балигъ булмаганнарга карата хокукка каршы гамәлләр, гражданнарның хезмәт өчен түләүгә һәм медицина ярдәменә конституцион хокукларын бозу, шулай ук тикшерү идарәсе органнары компетенциясенә караган башка мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхси кабул итү үткәрелә.
Бүген Әлмәт җирлегендә үзгә бер мохит өстенлек итә. Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе әлмәтлеләр өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә, телебезне күтәрү, милләтебезне хөрмәтләүгә нигезләнгән чарага әверелде. Башкарма комитет бинасында җирле власть хезмәткәрләре тарафыннан башлап җибәрелгән акциягә 25 мәйданчык кушылды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды.
Бүген, шәһәрне яшелләндерү программасы кысаларында, 17-нче һәм 15-нче номерлы мәктәпләр янында зур агачлар утыртылды. Традицион экологик акциядә район башкарма комитеты җитәкчелеге, «Татнефть» ГАҖ, предприятиеләр, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укучылар катнашты. Чара тантаналы бәйрәм атмосферасында узды.
Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 836,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 75,7% ын тәшкил итә.
Сезон Бразилия драматургы Гильерме Фигейредо пьесасы буенча куелган «Эзоп» спектакленең премьерасы белән ачылды.
Татарстан синоптиклары мәгълүматларына караганда, иртәгә, 19 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Бүген «Сәламәтлек» XVI Спартакиадасы кысаларында Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмалары арасында өстәл теннисы буенча «Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе»ндә өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
16 октябрьдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов эш визиты белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды. Директор Минсәгыйт Насертдинов төп эш юнәлешләре турында сөйләде, шул исәптән «Демография» милли проектының агымдагы елда гамәлгә ашырылуы турында да.