ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген башкарма комитетта эшлекле дүшәмбе узды. Шәһәр активы белән очрашу кикбоксерларны тәбрикләү белән башланды. Әлмәт спортчылары Испаниядә узган Европа беренчелегендә җиңүче булдылар

29
август, 2015 ел
шимбә
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларында урак өсте барышы турында бәян итте.
Татарстанда 2015 елның 28 августына 1 млн 495,2 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык биремнең 62,3 проценты. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 102 мең кв.м тәшкил иткән 87 йорт файдаланышка тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 2,5 млн тоннадан артык икмәк суктырып җыелган. Гектарыннан уртача 21,3 центнер уңыш чыга. Урак өсте башланган көннән 1 млн 217,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, бу барлык күләмнең 78 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталарының гала-концертын карарды. Шуның белән 24 августтан алып 26 августка кадәр барган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре тәмамланды.

24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Казан 2016 нчы елда микстта керлинг буенча Дөнья чемпионатын оештыру хокукын отты. Бу хакта Россиянең Керлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев хәбәр итте.
Татарстанда 2 млн 339,6 мең тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 21,3 центнер уңыш чыга. Узган елның әлеге датасына 2 млн 250,2 мең тонна икмәк җыеп алынган булган, гектардан 22,4 центнер иген чыккан, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
24-26 август Россия башкаласы татарлары өчен үзенчәлекле көннәр башлана: бу көннәрдә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республиканың "Дуслык" орденына лаек булды.
Казанда пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча V Бөтенроссия чемпионаты башланды. Бүген ярышлар башкаланың ИТ-паркында уза. Бәйгедә илнең 71 төбәге, шул исәптән Абхазия, Беларусь, Белгия, Польша, Словения һәм Финляндия вәкилләре - барлыгы 150ләп кеше катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International