Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталарының гала-концертын карады
2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталарының гала-концертын карарды. Шуның белән 24 августтан алып 26 августка кадәр барган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре тәмамланды.
Россия башкаласы мэры Сергей Собянин да Мәскәү халыкара музыка йорты мәйданчыгында узган бәйрәм кунагы булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Музыка йорты холлында Татарстан Республикасы халык кәсепчелеге күргәзмәсе тәкъдим ителгән иде.
Чарада катнашучыларга сәхнәдән беренче булып Мәскәү мэры Сергей Собянин мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, мондый очрашулар гадәткә керде һәм Татарстан Республикасының Мәдәният көннәре бәйрәменә чакырылуына шат булуын белдерде. Мәскәү – күп милләтле шәһәр, һәм татарлар монда төрле өлкәләрдә эшлиләр, диде Сергей Собянин. Мәскәү белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлеккә килгәндә исә, ике субъект арасындагы мөнәсәбәтләр үсә бара, товар әйләнеше 70 млрд. сумга кадәр артты, дип билгеләп үтте Сергей Собянин. Без хезмәттәшлек итмәгән бер өлкә дә юк, диде ул. Сергей Собянин сүзләренчә, мәскәүлеләр 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын сокланып күзәткәннәр.
«Иннополис ничек төзелүне күреп, без сезне куып тотарга тырышабыз – Мәскәүдә Сколково һәм башка технопарклар төзелә», - диде Мәскәү мэры. «Безне кешеләр, илебезнең уртак тарихы, Россия тарихы берләштерә. Яшәсен Татарстан, яшәсен Мәскәү, яшәсен Россия!» - дип сүзен йомгаклады Сергей Собянин.