Эшлекле дүшәмбе

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген башкарма комитетта эшлекле дүшәмбе узды. Шәһәр активы белән очрашу кикбоксерларны тәбрикләү белән башланды. Әлмәт спортчылары Испаниядә узган Европа беренчелегендә җиңүче булдылар.

Бүген 1 сентябрь – Белем көне. Шәһәм һәм районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар уза. Агымдагы елда беренче сыйныфка 2397 бала барды. Район буенча 23 мәктәп һәм 16 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган.
 
Эшлекле дүшәмбедә ӘМР Советы аппаратының яңа җитәкчесе Исмәгыйлов Булат Ибраһим улы тәкъдир ителде.
Планерка барышында узган атнада башкарылган эшләргә йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International