Минтимер Шәймиев "Дуслык" орденына лаек булды

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республиканың "Дуслык" орденына лаек булды.

ТР Президентының шул хактагы Указына аңлатмада әйтелгәнчә, ТР Дәүләт Киңәшчесе республиканың халыкара дәрәҗәсен ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстан тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклап калу, торгызу һәм популярлаштыруга керткән өлеше, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен бүләкләнгән.

Искәртеп узабыз: "Дуслык" ордены 2015 елда гамәлгә кертелде.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International