Шәһәр төзелеше әгъзалары советы Айрат Хайруллин җитәкчелегендә архитектура-төзелеш проектлары турында фикер алыштылар.
2016 елда республика программалары ярдәмендә Әлмәт районында яңа социаль объектлар барлыкка киләчәк һәм булганнары икенче тормыш күрәчәк.
Быел массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен беренче брифинг оештырылды. 20 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау Идарәсендә грипп һәм ОРВИ авырулары буенча утырыш узды.
20 январь кљнне ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Видеоконференция режимында узган чарада ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, ЮХИДИ Әлмәт бүлеге, мәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре, "Дорсигнал", транспорт хезмәте күрсәтүче предприятие, прокуратура вәкилләре катнашты.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спортка тарту юнәлешендә Әлмәт муниципаль районында гамәлгә куелган программаларның күркәм нәтиҗәсе буларак, һәрбер авылда диярлек хоккей, футбол командалары формалашты. Авыл спортчылары һәр елны 12-16 спорт тљре буенча ярышлар уздырып, позицияләрен ныгыталар. Югары нәтиҗәләргә ирешеп, спорт ярышларында даими рәвештә беренчелекне алучылар рәтендә Габдрахман авылының хоккей командасы да бар.
Әлмәт шәһәренең яшьләр үзәгендә Татарстан республикасының Бөтенроссия инвалидлар оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте.
Бүген башкарма комитетында район башлыгы Айрат Хайруллин рәислегендә киңәшмә үтте. Киңәшмә барышында 2015 елның 4 нче кварталы эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, ТР Министрлар Кабинетының закон проектлары эшчәнлеге буенча планы тулысынча үтәлгән.
Атналык гражданнар кабул итү кысаларында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин әлмәтлеләр белән очрашты. Очрашу барышында, ул әлмәтлеләрнең барлык үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлады.
Хөрмәтле "ҖЧҖ, ЖЭУ-10", "ЖЭУ-12" га хезмәт күрсәтүче йортлар яшәүчеләре, 21 нче гыйнвардан БИТП (блоклы индивидуаль җылылык пунктлары) эшләрен һәм торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү методикасы буенча аңлату эшләре башлана.