"Ялкын" командасына бүләккә – яңа хоккей формалары

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спортка тарту юнәлешендә Әлмәт муниципаль районында гамәлгә куелган программаларның күркәм нәтиҗәсе буларак, һәрбер авылда диярлек хоккей, футбол командалары формалашты. Авыл спортчылары һәр елны 12-16 спорт тљре буенча ярышлар  уздырып, позицияләрен ныгыталар. Югары нәтиҗәләргә ирешеп, спорт ярышларында даими рәвештә беренчелекне  алучылар  рәтендә Габдрахман авылының хоккей командасы да бар.

               

Авыл җирлекләрендә спортка игътибар арту белән, 2004 елда Габдрахманда 15-16 яшьлек яшүсмерләрдән тупланган беренче хоккей командасы оеша. Аның  тренеры итеп Радик Фәрхетдинов сайлана. Авыл  яшьләренең  спортка тартылуы чын  мәгънәсендә ныклы мавыгуга әверелеп, физик һәм техник яктан кљчле командалар белән ярыша алырлык "Ялкын" командасы формалаша. Узган 12 ел эчендә хоккей командасының тљп составы үзгәрешсез калып, элеккеге яшьләр бүген инде зурлар командасын тәшкил итә. Алар  тљрле турнирларда, Әлмәт муниципаль районы авылы яшьләре  спартакиадасында призлы урыннар алып, үзләренең данлыклы Габдрахман авылына лаеклы команда була алуларын күп тапкырлар расладылар инде.

2016 ел "Ялкын" хоккей командасы љчен сљенечле вакыйгадан башланды.

16 январь кљнне авыл мәдәният йортында авылның ике буын спортчылары очрашып, љлкәннәр яшьләргә тантаналы рәвештә эстафета тапшырдылар. Алай гына да түгел, команда егетләренә 22 комплект  (кәшәкәләре, тимераяклары  белән бергә) љр-яңа хоккей формалары бүләк иттеләр.

Әлеге күркәм эшне башкару    ТР Президентының нефть сәнәгате буенча  ярдәмчесе,  "Татнефть" җәмгыятенең директорлар Советы рәисе киңәшчесе  Шәфәгать Тәхаветдинов инициативасы белән оештырылган  "Туган авыл" хәйрия фонды аша мљмкин булды. Әлеге фонд  авылның мљхтәрәм кешеләре һәм депутатлары тәкъдиме белән, Габдрахманның социаль-иҗтимагый үсешенә йогынты ясый торган чараларны финанслауны күздә тотып булдырылган.

Спортчылар љчен оештырылган тантанада Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Айгљл Габдрахманова, авыл депутатлары  - "Туган авыл" фонды вәкиле,  "Система-Сервис" идарәче компаниясе башкарма директоры Сирин Җәләев, ӘМР  ветераннар Советы рәисе  урынбасары Марсель Надыров һәм чакырылган кунаклар: "Союз-Агро" оешмасының фәнни-производство үзәге директоры Рубин Баһманов, Расих Мљэминов, тулы составы белән "Ялкын" командасы, мәдәният хезмәткәрләре, авыл кешеләре катнашты.

Чараны ачып, Айгљл Габдрахманова  хоккейчыларны яңа формалы булулары белән тәбрик  итеп, депутатларга, шәхсән   Шәфәгать Фахразович Тәхаветдиновка олы рәхмәтен белдерде. Хоккейчылар киләчәктә безне яңа уңышлары белән сљендерерләр, дигән ышаныч белдерде.

Шунысы сљенечле, авылда буыннар бәйләнеше љзелми. 1960-1970 елларда спортны үз иткән шук малайларның бүгенге кљндә район һәм шәһәребездә танылу алган, олы дәрәҗәләргә ирешкән, мљхтәрәм кешеләр булуы, аларның авыл үсешенә лаеклы љлеш кертүче депутатлар булуы күп кенә яшьләр љчен үрнәк булып тора.

Формалар тапшыру тантанасын дәвам итеп, Сирин Җәләев   фондны оештыручы Шәфәгать Фахразович Тәхаветдинов исеменнән яшьләргә киләчәктә уңышлар теләде, яңа форма белән яңа җиңүләргә ирешергә дигән бурыч куйды. Марсель Надыров исә ветераннарның "Старт" һәм  бүгенге "Ялкын" командасының вымпелларын, алтактаны хәзерге команданың иң яхшы һљҗүмчесе Айнар Ганиевка тапшырды.

Элеккеге "Старт" командасы  капитаны Рубин Баһманов кыскача гына тарихка тукталып, авылда спорт түгәрәкләре, футбол, хоккей командалары оешу тарихын сљйләде. Авыл яшьләренең љлгесе буларак сез спорттан аерылмаска, һәрвакыт яхшы физик әзерлектә  булырга тиеш дигән бурыч куйды.

"Ялкын" командасы капитаны Радик Фәрхетдинов барлык  спортчылар исеменнән  Габдрахман авылы җирлегенең депутатлар корпусына, "Туган авыл" фондын оештыручыларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде,  күрсәтелгән ышанычыгызны   акларбыз, дип вәгъдә бирде. Авылның мәдәният хезмәткәрләре аларга үзләренең иң яхшы концерт номерларын багышладылар.

Чара тәмамлану белән команда Сљләй авылы хоккейчылары белән чираттагы уенга  ашыкты.

Очрашу  бергәләп фотога тљшү белән тәмамланды. Без ышанабыз, киләчәктә әлеге фотосурәтләр спортта зур уңышларга ирешкән "Ялкын" командасының үз музеенда  урын алачак.

Фәрдия Хәсәнова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International