Илдар Халиков муниципаль районнарда хокукый норматив актларны тәртипкә китерергә йөкләмә бирде

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Узган ел нәтиҗәләре буенча, ТР Министрлар Кабинетының закон проектлары эшчәнлеге буенча планы тулысынча үтәлгән.

Бу хакта бүген ТР Юстиция министрлыгының үткән 2015 ел нәтиҗәләренә һәм 2016 елга каралган планнарга багышланган коллегия утырышында ТР юстиция министры Лариса Глухова хәбәр итте.

2015 елда башкарма хакимият органнары закон проектларын план буенча гына түгел, ә планнан тыш та эшләгән. Шул рәвешле, ТР Министрлар Кабинетына өстәмә 28 закон проекты кертелгән. Лариса Глухова билгеләп узганча, планнан тыш әзерләнгән закон проектлар саны азайган.

“Статистика буенча, планнан тыш эшләнелгән закон проектлары 35 процентка кимегән. Кирәк булган очракта, хакимият эшчәнлегенең закон проектларын эшләү планына төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр кабул итәм”, - дип билгеләп үтте ТР юстиция министры докладында.

Ул шулай ук муниципаль хокукый актларның регистрга кертелмәү мәсьәләсен дә күтәрде. Бу муниципалитетларның намус белән эшләмәү нәтиҗәсе булуын ассызыклады ул.

Лариса Глухова сүзләренчә, муниципаль хокукый актларны регистрга кертү төп эшләрнең берсе булып тора. 2015 елда шундый 7,52 мең акт муниципаль регистрга кертелгән. Регистрны теркәү башланганнан алып (2009 елдан бирле), барлыгы 64 меңнән артык акт регистрга кертелгән.

“Кайбер сәбәпләр аркасында, оешманың эшчәнлеге һәм муниципаль регистрны теркәү нәтиҗәле дип әйтеп булмый. Методик ярдәм күрсәтелүгә дә карамастан, барлык муниципаль актлар да министрлыкка юлланмый. Аларны җибәрү вакытлары үзгәртелә, актларга вакытлы-вакытсыз үзгәрешләр кертелә”, - диде министр утырышта. Мисал буларак, Л. Глухова Буа муниципаль районының 2014 ел өчен хокукый актларының министрлыкка 2015 елның июль аенда гына җиткерелүен китерде. Ә 2015 елның беренче яртыеллыгында Казан, Әтнә, Спас, Теләче муниципаль районнарында кабул ителгән актлар октябрь аенда гына министрлыкка юлланган.

“Регистр — федераль муниципаль регистрның мөһим өлеше. Һәр 15 көн саен безнең мәгълүматлар федераль бердәм мәйданга кертелә. Регистрларны теркәү буенча Татарстанның йөзенә кызыллык китермәс өчен, аларны вакытында министрлыкка юлларга кирәк”, - диде ТР юстиция министры.

Утырышта катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков бу уңайдан үз фикерен җиткерде. “Бу — муниципаль регистр хакындагы законның үтәлмәве. Исегезгә төшерәм: барлык кабул ителгән актлар да 10 көн эчендә Юстиция министрлыгына регистрга кертү өчен юлланган булырга тиеш, - диде ул. – Министрлыкның федераль регистрга кертү эшчәнлеге сыйфат һәм әлеге процессны үз вакытында башкаруга бәйле. Бу исә, үз чиратында, республиканың йөзен күрсәтә. Соңгы 5 елда без ярыйсы ук төгәл эшләдек, әмма эш, хисап чоры бетәр алдыннан гына, гамәлгә ашырыла. Моны һәрдаим, үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International