Кышкы юлларда сак булыйк!

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

20 январь кљнне ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юлларда хәрәкәт иминлеген  тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Видеоконференция режимында узган чарада ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, ЮХИДИ Әлмәт бүлеге, мәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре, "Дорсигнал", транспорт хезмәте күрсәтүче предприятие, прокуратура вәкилләре катнашты. 

 Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан юлларында һәлакәтләр саны кимү тенденциясе күзәтелә. Ләкин бу тынычланырга сәбәп түгел,  агымдагы елның беренче аенда республика юлларында 20 кешенең гомере љзелү бик аянычлы факт.

Аерым алганда, комиссиядә Татарстан хакимият органнарының хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре,  мәктәп автобусларын  навигация  җайланмалары  белән тәэмин итү, республиканың һәлакәтләр күпләп була торган юл участокларын иминлек киртәләре, тизлек режимын чикли торган юл билгеләре, ясалма яктырткычлар белән җиһазландыру һ.б. мәсьәләләр каралды.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миннеханов сүзләренә караганда, кайбер районнарда юл кагыйдәләрен тупас бозу очракларын фаш итүгә түгел, вак хилафлыкларны ачыклауга љстенлек бирелә.

 Рифкать Миннеханов фикеренчә, хокук саклау органнарында кыскартулар барганда, халыкка юл хәрәкәте иминлеге турында мәгълүмат ирештерү буенча массакүләм мәгълүмат чараларның әһәмияте шактый зур. 2016 елда республика гына түгел, район матбугаты битләрендә дә әлеге эшне активлаштырырга кирәклегенә басым ясады.

 Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә үз вакытында түләнмәүче   штрафларның йогынтысы хакында да сүз булды. 1 гыйнвардан штрафны 20 кљн эчендә каплаучыларга 50 процентлы ташлама ясалу бу вәзгыятьне уңай якка үзгәртер,  дигән ышаныч бар.

  Республика комиссиясе эшен йомгаклап, Марат Гирфанов күтәрелгән мәсьәләләрнең Әлмәт муниципаль районы  территориясендә  хәл итү   юлларына тукталды. "Юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итүдә вак мәсьәләләр була алмый", -диде ул һәм мәктәп  автобусларын тиешле мониторинг системасында эшләтү, юлларны кардан чистарту, куркынычсызлыкны тәэмин итүче башка шартларның үз вакытында үтәлүе аерым контрольдә булуына басым ясады.

 Фәрдия Хәсәнова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International