ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанның 21 мәктәбе РФның иң яхшы мәктәпләре рейтингына кертелгән.

 


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

“Ягодная долина” – “Җиләкле үзән” җәмгыятендә бүгенге көндә витаминлы җимеш куаклары утырту бара. Кичә биредәге эш белән район башлыгы Айрат Хәйруллин танышты. 

Төсле-музыкаль фонтанны рәсми ачу тантанасы 5 октябрьдә 18 сәгатьтә була.

 

Бүген сәүдә техникумының актлар залында әлмәтлеләр зур этнографик диктант яздылар.

Милек салымы түләр вакыт җитте. 2015 ел өчен салым түләү турындагы белдерү хатлары Татарстан халкына 18 октябрьгә кадәр таратылып бетәчәк.

Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирү азагына якынлашып килә. Твоя-россия.рф сайты аша тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Халыкара табиплар көне. Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсендә алар - 580. Әгәр дә сез үзегезнең табибыгызны тәбрикләргә өлгермәсәгез, сезнең әле вакытыгыз бар, көн саен яхшы сүзләр ишетергә рәхәт.

Яңгырдан курыкмый ярминкәгә килгән әлмәтлеләр дә шаккатты!

 

Кичә Җәлил бистәсендә Укытучылар көненә багышлап бокс буенча республика турниры уздырылды.

 

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләре буенча, 2017 елда ана капиталы суммасы үзгәрми, шул килеш кала. “Ана капиталы индексацияләнмәячәк”, дип соңгы нәтиҗә икәнен белдергән министр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International