Игътибар үзәгендә - табиб

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бүген Халыкара табиплар көне. Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсендә алар - 580. Әгәр дә сез үзегезнең табибыгызны тәбрикләргә өлгермәсәгез, сезнең әле вакытыгыз бар, көн саен яхшы сүзләр ишетергә рәхәт.

Раиса Заминова 30 еллык стажлы шәфкать туташы, аңа бүген  84, Әлмәт районының Рус Акташы авылында яши. Ул иртәдән ук участок шифаханәсенә табипларны бәйрәм белән тәбрикләп, авыл халкынын сәламәтлеген саклаган рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Монда биш табиб хезмәт күрсәтә. Иң яше - Рафаэль Гильманов, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап кайтып биредә ике ел хезмәт куя. 

Монда  «Авыл табибы» программасы буенча эшли.

Участок педиатры, Акташ участок шифаханәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рабига Гафиятуллина медицинада  34 ел, Казан мединститутын тәмамлагач ук. Улы Айдар  да озакламый Әлмәт табиплары сафын тулыландырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International