Яңгырдан курыкмый ярминкәгә килгән әлмәтлеләр дә шаккатты!
Нефтьчеләр башкаласында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. “Торговый двор” сәүдә үзәгендә махсус бүлеп бирелгән мәйданчыкта менә инде дүртенче тапкыр азык-төлек җитештерүчеләр кулланучылар белән очраша. Биредә икенче ипи булган бәрәңге генә дә дистәгә якын җитештерүче тарафыннан тәкъдим ителгән. Аларны Чувашиядән, Самара өлкәсеннән дә алып килгәннәр. Әлбәттә, араларында үзебезнең Татарстан, бигрәк тә Әлмәт җитештерүчеләре булуы шатландыра. Бәрәңгегә өстәп суган, кишер, чөгендер, помидор алып килүчеләр байтак. Умартачылар да үз балларын башка еллардагы белән чагыштырганда түбән бәядән тәкъдим итә. Ит һәм сөт продукталары да сатып алучыларның күңелләренә хуш килерлек. Биредә хәтта Кама балыгы да киң ассортиментта бирелгән.
– Мондый хәлнең соңгы елларда күзәтелгәне юк иде, нинди генә товар алып килмәгәннәр җитештерүчеләр, бәяләре дә тешләшми. Иң мөһиме, барысы да диярлек үзебезнеке, – дип куана Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган ярминкәгә килгән пенсионерлар.
Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы