Казан кабат беренче: аэропортта да тавыш бирәләр

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирү азагына якынлашып килә. Твоя-россия.рф сайты аша тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ике генә шәһәр җиңүче дип игълан ителәчәк. Казан кабат беренче урынга күтәрелде. Татарстан башкаласы символлары өчен 340 316 тавыш бирелгән. Икенче урында – Ерак Көнчыгыш (339 283). Кичәге лидер – Сочи шәһәре өченче баскычка төште. Аның символлары өчен 338 013 тавыш бирелгән. Төп көрәш шул өч шәһәр арасында барыр, мөгаен. Чөнки дүртенче урындагы Севастополь шактый калыша – 321 132 тавыш.

Ә ул арада волонтерлар "Казан" халыкара аэропортында актив эш алып бара. Алар 29 сентябрьдән бирле аэропортта эшләп, Россия һәм чит ил туристларын Казан өчен тавыш бирергә чакыра. Чараны оештыручылар – ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан туристлык волонтерлары ассамблеясе.

http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International