ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

18 - 20 ноябрьдә ҖАҖ "Татнефть" спорт комплексында волейбол буенча ир-ат командалары арасында ҖАҖ "Татнефть" кубогына XXII Бөтенроссия турниры башланачак.  Ачу тантанасы сәгать 10.00 да.

Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә "Татарстан Республикасы авыл яшьләре" программасын гамәлгә ашыру кысаларында 25-27 ноябрьдә Казан шәһәренең "Идел" яшьләр үзәге базасында яшь эшмәкәрләр чарасы үткәреләчәк. 

15 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең ААҖ "Татнефть" Медсанчастендә травматологлар,ортопедлар, хирурглар һәм терапевтлар өчен белем бирү семинары узды.  Табиблар медсанчастьтән һәм ТР көньяк-көнчыгыш районнарының башка дәвалау учреждениеләреннән килгәннәр иде. 

Алкогольле яки спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында мәгълүматларны урнаштыруның бернинди дә кыенлыгы юк: моның өчен Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлеп, “Халык контроле” бүлекләренең берсендә, фотосурәт белән (фотосурәт – мәҗбүри таләпләрнең берсе), закон бозучы турында мәгълүмат кына урнаштырырга кирәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Н.М.Усманов, “ТИПКА” укыту-методик үзәк  җитәкчесе Ф.Г.Әхмәтов, “Татагролизинг” ААҖ баш инженеры Н.Н.Вәлиев составындагы комиссия районның 8 хуҗалыгын тикшерделәр.

17 нче ноябрь көнне 14 сәгатьтә "Иске Әлмәт" район мәдәният йортында яшь медицина белгечләренә багышлау кичәсе узачак

Әлмәттә Юрий Башмета җитәкчелегендә камера ансамбле концерты узды. Бу чара “Мәскәү солистлары” коллективына 25 ел туу уңаеннан үткәрелде.

18 нче ноябрь көнне Әлмәттә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Чара  09. 00 дан 12.00 сәгатькә кадәр яшьләр үзәге бинасында үткәреләчәк.  Бу көнне бала хокукларын һәм аларны яклау мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. 

“Бердәм Россия” партиясенең 15 еллыгы кысаларында онлайн-кабул итүләр оештырыла.

Брифинг  җирле үзидарә органнарындагы  коррупция күренешләренә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International