“Бердәм Россия” партиясенең 15 еллыгы кысаларында онлайн-кабул итүләр оештырыла. Александр Сидякин мондый кабул итүдә иң беренче буларак катнашачак.
Александр Геннадьевич белән Татарстанда яшәүчеләрнең һәркеме дә әңгәмә кора алачак. Моның өчен үзеңнең соравыңны 23 ноябрьгә кадәр info@vverh-tatarstan.ru адресына җибәрү зарур. Онлайн-трансляция 24 ноябрьдә сәгать 10:00 дә «Вверх» порталында (vverh-tatarstan.ru) һәм “Бердәм Россиянең” төбәк бүлеге сайтында (tatarstan.er.ru) узачак.