Брифинг җирле үзидарә органнарындагы коррупция күренешләренә багышланган иде.
Журналистлар белән очрашуда ТР Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәте буенча оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Яр Чаллы мэры Наил Магдеев һәм Аксубай мөниципаль районы башлыгы Камиль Гилманов катнаштылар.
Татарстан муниципаль идарәсе системасындагы иң көчсез звенолар аталды.
Алексей Панкратов билгеләп узганча, республиканың хакимият органнарындагы коррупциянең массакүләм күренешләре районның икътисади үсешенә негатив йогынты ясый.
Айрат Хайруллин, Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы алып барылган профилактик эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, төп басымның дәүләт закупкаларына ясалуын бәян итте. 25 процент муниципаль контрактларның турыдан-туры килешүләр нәтиҗәсендә ясалуын билгеләп узды.
Район башлыгы шулай ук муниципаль вазифаларга билгеләнүчеләрне өч этаплы сайлап алу, шул исәптән “полиграфта” тестлау аша уздыруларын да әйтте.