Сишәмбе, 3январь көнне Әлмәттә болытлы һава торышы, карлы яңгыр көтелә. Кайбер районнарда буран булуы да ихтимал. Һава температурасы төнлә -5гр., көндез -3гр. тан +2 гр.кадәр булуы мөмкин.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлек җитәкчесе Дамир Гарипов “Кыш бабайга булыш” дип исемләнгән акциядә катнашып өч бала тәрбияләнүче Исаевлар гаиләсендә булды.
2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре өлешенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. Беренчедән, яңа елдан җиде яшьтән зуррак балаларны машинаның арткы утыргычына махсус тоткыч җайланмадан башка утыртырга ярый. Әмма алгы утыргычка 12 яшькәчә балалар махсус утыргыч ярдәмендә генә утыртыла: бу – шулай иде һәм шулай калачак.
Россия Президенты Владимир Путин 2017 елны Россиядә Экология елы дип игълан иткән Указга да кул куйды.
Россия президенты Экология елын үткәрү өчен оештыру комитетын төзергә һәм аның рәисе итеп Россия президенты администрациясе башлыгы Сергей Ивановны билгеләргә әмер бирде. Әлеге Указ нигезендә Россия хөкүмәте 2017 елда башкарылачак төп эшләрнең планын булдырачак, бу эшкә, әлбәттә, төбәкләр дә кушылачак.
Сезне Яңа ел белән котлыйм!
Татарстанда төзелеш һәм ремонт объектларында үлем белән тәмамланган очраклар 2016 елда 30%ка кимеде. Моныж турында ТР Хөкүмәт сараенда Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Файзуллин билгеләде.
Бүген Әлмәт муниципаль районының башкарма комитетында хезмәтне саклау буенча координацион советының чираттагы утырышы узды.
Бүген район башлыгы Айрат Хайруллин дини, иҗтимагый оешмалар, милли диаспоралар җитәкчеләре белән очрашты.
"Көлсылу" балалар бакчасы Әлмәт хатын-кызлар союзы белән берлектә, 17 нче мәктәп укучысы Ренатага котлау оештырдылар.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы һәм ТР Әлмәт муниципаль районы ачык аукцион турында хәбәр итә.